«Сталинградның 200 көне һәм төне»: тарихи хәтер сәгате (12+)

Сталинград! Бар дөньяны тетрәндергән һәм немец армиясенең җиңелмәслеге турында мифны юкка чыгарган мондый массакүләм батырлыкның җир йөзендә булганы юк иде әле! Масштабы, көрәшнең аяусызлыгы, катнашкан кешеләр һәм сугыш техникасы саны буенча аңа тиңнәр булмаган, дөнья тарихында моңа кадәр булган сугышларны узып киткән.

Сталинград сугышында җиңү көне уңаеннан, 4 февральдә 16 нчы санлы китапханә урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Сталинградның 200 көне һәм төне» дип аталган тарихи хәтер сәгате уздырды.

Чара вакытында балалар Икенче бөтендөнья сугышының иң дәһшәтле көрәше вакыйгалары белән танышты. «Оборона Сталинграда» документаль фильмыннан өзек совет солдатларының көче һәм батырлыгы турында бәян итте. Шулай ук чарада катнашучылар шул бөек сугышның тарихи һәйкәле – Волгоградта урнашкан «Мамай курганы» мемориаль комплексы белән танышты. Ә  «Мамай Курганы – Россиянең төп биеклеге» видеоязмасы ярдәмендә комплекс буенча онлайн-экскурсия үтә алдылар. Чара бер минутлык тынлык белән тәмамланды. 

Буйсынмас Сталинград каласы язмышы балаларның күңелен тетрәндерде. Укучылар Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән кешеләрне олыларга һәм искә алырга кирәклеген аңлады!

Поделиться: